Центральная библиотека

“Җанда иҗат ялкыны”

Бүген китапханәнең Виртуаль концерт залында язучы-якташыбыз,  “Дуслык”, “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзасы  Марсель Шәрәповның “Җанда иҗат ялкыны” исемле иҗат кичәсе узды. Чараны Мәдәният идарәсе җитәкчесе Аюпов Илфар Илдар улы ачып җибәрде. Тәгъзимә Хисмәтуллина туган көн котлавы итеп матур җырын бүләк итте. Китапханә хезмәткәрләре Марсель абыйның шигырьләрен укыды. Тормышы һәм иҗатына бәйле сораулар яңгырады. Якташыбыз балачак, яшьлек хатирәләре белән уртаклашты.

Арча Г. Тукай исемендәге педагогия көллияте студенты Алия Ногманова башкаруында Марсель абыйның шигыренә язылган “Гармунчылар гимны” җыры яңгырады, иҗатташ дуслары ихлас теләкләрен җиткерде.