Центральная библиотека

“Имею право на права”

Бүген Арча үзәк китапханәсендә Бөтендөнья бала хокуклары көненә багышланган “Имею право на права” турнирында Г. Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең 1 нче курс студентлары хокук өлкәсендә иң яхшы белгеч исеме өчен көрәште. Турнирда катнашучылар Россия Федерациясе Конституциясе буенча сорауларга җавап бирделәр, хокукый ситуацияләрне тикшерделәр һәм әкиятләрдәге геройларның хокуклары бозылу, бозылмавын тикшерделәр. Турнир нәтиҗәләр ясау белән тәмамланды. Бу турнир балаларга хокук өлкәсендә күп кенә яңа һәм кызыклы мәгълүмат бирде. Алар, һичшиксез, алган белемнәрне тормышта һәм укуда куллана алачак.