Центральная библиотека

«Бросьте, мальчишки, не начинайте, девчонки!»

Бүген Г. Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең 1нче курс студентлары өчен Үзәк китапханәдә «До 16-ти и старше» клубы кысаларында «Бросьте, мальчишки, не начинайте, девчонки!» исемле начар гадәтләрне кисәтүгә багышланган чираттагы чара узды.
Фикер алышуны алып баручы танылган кешеләрнең канатлы сүзләре белән башлады. Тәкъдим ителгән документаль фильмны караганнан соң, студентлар яхшы гадәтләрне формалаштыруның системасы белән таныштылар.
Соңыннан балалар нәтиҗә ясап, бары тик начар гадәтләрдән арынгач кына сәламәт һәм уңышлы шәхес булырга мөмкин дигән бердәм фикергә килделәр.
Чараның йомгаклау өлешендә китапханәче сәламәтлек, психология һәм үз-үзеңне үстерү буенча иң популяр авторларның китапларыннан төзелгән кызыклы һәм файдалы китап күргәзмәсе белән таныштырды.