"Единство в нас!"
Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Үзәк китапханәнең Виртуаль концерт залында Арчаның В. Ф. Ежков исемендәге 1 нче номерлы мәктәп укучылары өчен квест-уен үзды.
Бу чарада балалар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы турында белделәр һәм конкурсларда белемнәрен сынадылар. Халыкларның бердәм һәм тату булган очракта гына уңай нәтиҗәгә ирешеп була дигән фикергә килделәр.