Центральная библиотека

"Жить в согласии с самим собой"

21 октябрь көнне Үзәк китапханәнең Виртуаль концерт залында В. Ф. Ежков исемендәге 1 нче урта мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучылары өчен психологик тренинг узды. Чарага кунак итеп Г. Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең педагог-психолог И. Р. Латыйпова чакырылды. 

Чара барышында балалар төрле күнегүләрдә катнаштылар. Эльвира Рафаэлевна укучылар белән файдалы психологик дәресләр үткәрде. Тренинг ахырында һәр бала бүгенге көнгә аффирмация сайлады. Соңыннан китапханәче аларны психология буенча яңа китаплар белән таныштырды.