Центральная библиотека

"Авылларда гөрли Каз өмәсе!"

Халкыбызның бик күп күңелле бәйрәмнәре, кызыклы йолалары бар. Курса Почмак авылында яшәүче,  китапханәче, “Ак калфак” оешмасының җирле оешмасы җитәкчесе Мотыйгуллина Вәсилә Илгиз кызы гаиләсендә мәдәният йорты хезмәткәрләре, “Ак калфак”  оешмасына йөрүче уңган ханымнар, яшьләр белән берлектә  Каз өмәсе  уздырды. Каз өмәләре онытылып бара, оештыручылар  – авылларыбызга элекке күңеллелекне кайтару, яшьләргә үзебезнең гореф-гадәтләрне күрсәтүне максат итеп куйдылар. Өмә вакытында казларны йолаларга туры китереп чалу, йолку, мендәр тутыру, каурыйдан  май канаты ясау,  каз маенда коймак пешерү, каз бәлеше пешерү буенча осталык дәресләре үткәрелде. Өмә җырлар, уен-көлке белән үрелеп барды.