Центральная библиотека

“Замана журналисты”

Бүген Арча үзәк китапханәсендә уен-квест узды. Чарада Г. Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең 113 нче төркем студентлары һәм Наласа урта гомуми белем мәктәбенең “Радиожурналистика” түгәрәгенә йөрүче укучылары катнашты. Экспертлар итеп, Арча хәбәрләре гәҗите хәбәрчесе Гөлнур Миннебаева һәм Арча балаларга өстәмә белем бирү учреждениясе укытучысы Рамил Мөхетдинов чакырылды. Уен башланганчы укучылар журналистика өлкәсендә белемнәрен тикшерделәр. “Блогер һәм журналист нәрсә белән аерыла?” дигән видеоязма күрсәтелде. Укучылар, командаларга бүленеп, 4 тукталышта журналистика белән бәйле сорауларга җавап бирделәр, кызыклы биремнәр үтәделәр. “Сабантуй”,” Ялкын”, “Идел” журналлары битләреннән мәгълүмат эзләделәр, газета-журналларның тарихы белән таныштылар. Командалар һәрбер тукталышта журналлар белән “селфи”га төште. Йомгаклау өлешендә экспертлар командаларга сораулар бирде, укучылар үзләрен журналист ролендә сынап карадылар. Рамил Мөхетдинов үзенең теләк-фикерләрен белдерде, киңәшләре белән бүлеште. Чара эчтәлекле, кызыклы форматта үтте.