Центральная библиотека

“Сәнгать киче”

“Сәнгать киче” әлеге теманы чагылдырган китапларга күзәтүдән башланып китте. Китапханәче сүзне Мостафина Гөлшат Илфат кызына бирде. “Барлык органнары сәламәт кешенең генә йөзе һәм гәүдәсе дә матур була”, - дип, басым ясады кунагыбыз. Ул иң беренче организмны эчтән чистартуның әһәмияте турында сөйләде һәм үз продукцияләрен тәкъдим итте. Аннан соң гына битне, тәнне чистартырга кирәклеген әйтте. Очрашуга килгән кунаклар корпорациянең продукциясен үз битләрендә сынап та карадылар.

Соңыннан йөрәк, кан тамырлары һәм буыннар өчен файдалы чәйләрнең тәмен татып карадылар.

Әлеге очрашудан соң һәркемнең сәламәтлеге һәм матурлыгы бары үзеннән генә торганлыгы тагы бер кат расланды.