Центральная библиотека

"Хочу все знать"

«Энциклопедия - бүгенге көн өчен төзелгән кичәге белемнәр җыелмасы ул». (Виктор Кротов)

30 сентябрьдә китапханәнең уку залында уен элементлары белән мәгълүмати сәгать булып узды. Очрашуга Арчаның 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучылары чакырылды. Чара башында балалар “Большая советская энциклопедия” басмасы тарихы белән таныштылар. Алар командаларда энциклопедияләр һәм сүзлекләрнең аермаларын билгеләделәр. Уен 4 турда узды, катнашучылар биремнәр үтәп, белемнәрен тикшерделәр. Укучылар шулай ук “Большая советская энциклопедия” һәм “Большая Российская энциклопедия” томнарының эчтәлеге белән дә таныштылар. “Мудрецы”, “Всеведы”, “Знатоки” командалары үзләре өчен күп кенә яңа һәм файдалы мәгълүмат белделәр. Уен ахырында жюри нәтиҗәләр ясап, җиңүчеләрне билгеләде. Укучылар барысын да белеп бетерү мөмкин түгеллеген аңлап, энциклопедияләргә мөрәҗәгать итеп, үзләренең сорауларына һәрвакыт җавап таба алуына төшенделәр.