Центральная библиотека

“Тел - акылның баскычы”

Бүген Арча үзәк китапханәсендә “Тел - акылның баскычы” исемле туган телгә бәйле һәм аны борчыган сорауларга кара-каршы сөйләшү узды. 

Чарага “Арча хәбәрләре” газетасы баш мөхәррире Насыйбуллин Исрафил Рәхмәтулла улы, “Әлифба” музее җитәкчесе Таҗиев Дамир  Гыйлемшәех улы, Арча укучылар сарае өстәмә белем бирү учреждениесе укытучысы Мөхетдинов Рамил Рафис улы, район методик берләшмә җитәкчесе, Ашытбаш урта мәктәбенең югары категорияле укытучысы Әүхәдиева Миләүшә Рәшит кызы, Арча яшьләр эшләре буенча, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Габдулгазизов Ильяс Нурсил улы чакырылды, ветераннар, Арча педагогия көллияте студентлары катнашты.

Һәр кеше туган телгә карата үзенең мөнәсәбәтен белдерде, туган телнең киләчәге һәм бүгенге көндә килеп туган проблемалары турында фикер алышты. Дөрестән дә, уйлана һәм борчыла торган проблемалар күп, ләкин тел язмышы, аның киләчәге халыкның үз кулында. Һәр кеше үзеннән башласа, үз өстенә төшкән бурычны намус белән үтәсә, битараф калмаса, күп нәрсәгә ирешергә була.