Центральная библиотека

"Китапханә - мәгълүмат диңгезендә юл күрсәтүче"

"Китапханә - мәгълүмат диңгезендә юл күрсәтүче"

16 сентябрьдә Үзәк китапханәдә Арча педагогия көллиятенең 1 “А” курс студентлары өчен китапханә дәресе уздырылды.

Китапханәче балаларны китапханә эшенең нечкәлекләре белән таныштырды. Алар ачык китап фонды аша үттеләр, китапларның киштәләргә тезелү тәртибен күрделәр. Аларны бу һичшиксез бик кызыксындырды, студентларның күбесе үзләре өчен китаплар сайлап алды.

Аннан соң китапханә хезмәткәре студентларга уку залын күрсәтте, аларны бай китап фонды, газета һәм журналлар исемлеге белән таныштырды. Дәрес азагында студентлар китап укучы формулярларын тутырдылар һәм китапханәнең тулы хокуклы укучыларына әверелделәр.