Центральная библиотека

“Әллә язмышым, әллә ялгышым...” әсәре герое бездә кунакта!

Китапханәбезгә Арчада гомер итүче Фролов Рафаэль Василий улы мөрәҗәгать итте. Ул якташыбыз Хәсәншәех авылында туган Венера Касыймованың “Әллә язмышым, әллә ялгышым...” повестеның төп геройларның берсе булып чыкты.

Әсәр авторның үзе яхшы белгән сәүдә хезмәткәрләре тормышыннан язылган. Повестьта төрле кешеләр белән танышырга мөмкин. Әсәрдә Рафаэль абый гадәттән тыш таләпчән ревизор буларак тасвирлана. Күп геройлар үз исемнәре белән язылган.

Повесть вакыйгалары бер-берсенә нык бәйләнгән. Шунысы гыйбрәтле, автор соңгы ноктаны куярга ашыкмый. Тормыш мәсьәләсендә гаять тә тәвәккәл булган кызыбыз Динара, мәхәббәт эшенә килеп терәлгәч, аптырап кала, шуның белән укучыга тагын да якынрак, сөйкемлерәк булып китә.

Хөрмәтле китап сөюче дулар! Повестьның геройлары белән якынрак танышасыгыз килсә, сезне китапханәбездә көтеп калабыз!

Ә без исә Рафаэль абыйга озын гомер, ныклы сәламәтлек телибез.