Центральная библиотека

"Ключ к информации"

Китапханә - кирәкле мәгълүматларны эзләү һәм алу өлкәсендә тәҗрибә туплаган мәгълүмати үзәк. Традиция буенча һәр яңа уку елында без Арча педагогика көллиятенең беренче курс студентлары өчен китапханә дәресләре оештырабыз. Китапханә дәресенең төп бурычы - укучылар һәм студентларның мөстәкыйль рәвештә китап, энциклопедия, сүзлек белән эшләү сәләтен булдыру, аларны системалы рәвештә китапханәдән файдаланырга өйрәтү, китапханә фондларында кирәкле мәгълүмат эзли белү.

Китапханә дәресләре сезонын педагогика көллиятенең 132 төркеме ачты. Алар китапханә эшчәнлеге белән танышты, китаплардан гына түгел, ә вакытлы матбугаттан да файдалану мөмкинлекләре турында мәгълүмат алдылар, шулай ук үзләре өчен системалы һәм алфавит каталоглар дөньясы барлыгын белделәр.