“Тормыштагы иң зур бәхет...”
10 сентябрь көнне Үзәк китапханәдә “Каурый каләм" әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзасы, “Ачтым күңелем пәрдәсен”, “Кайтам әле...” китаплары авторы Дамир Фәтхрахман улы Нуриәхмәтовның 60 яшь тулу уңаеннан иҗат кичәсе узды. Кичәдә Дамир әфәнденең иҗатташ дуслары, туганнары, Арча педагогия көллиятенең 1 нче курс студентлары катнашты. Чарада авторның шигырьләре укылды, видеоязмалар күрсәтелде. Кызыксындырган сорауларга җаваплар табылды. Кичә бик эчтәлекле һәм җанлы узды.