Центральная библиотека

«Подросток и родители – путь к взаимопониманию»

9 сентябрь көнне Үзәк китапханәнең виртуаль концерт залында Арчаның В.Ф. Ежков исемендәге 1нче урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары өчен «Подросток и родители – путь к взаимопониманию» исемле тейбл-ток үзды.
Кунак булып чарага Арча гуманитар-техник көллияте директоры Мамаделеева Римма Рәмис кызы чакырылган иде. Әтиләр һәм балалар проблемалары темасына җанлы фикер алышу узды. Очрашу барышында балалар ата-аналар һәм яшүсмерләр арасында конфликтлар килеп чыгу сәбәпләре турында фикер алыштылар. Катнашучылар тормыштагы төрле катлаулы ситуациялардан чыгу юлларын эзләделәр, практик биремнәрне үтәделәр.
Чара азагында китапханәче укучылар өчен китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде. Анда балалар психология буенча файдалы әдәбият белән таныштылар.