Центральная библиотека

"Дорога мира и добра"

Ел саен 3 сентябрьдә Россиядә үзенчәлекле дата - терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә.

Арчаның В.Ф. Ежков исемендәге 1нче урта мәктәбенең 9 «Б» сыйныфы укучылары өчен хәтер сәгате үткәрелде. Чараның максаты - балаларга терроризмның нәрсә икәнлеген, аңа ничек каршы торырга кирәклеген һәм теракт янаган вакытта үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләрен аңлату иде.

Укучылар терроризм, террорист, экстремист дигән сүзләрнең мәгънәсен аңлаттылар. Чара барышында алып баручы аларга "Антитеррор" белешмәлекләре таратты, бергәләп тынычлык символы – кәгазьдән күгәрченнәр ясадылар. Аннан соң балалар террорчылар гамәлләренең аяныч нәтиҗәләрен күрсәтүче видеоролик карадылар, китап күргәзмәсе буенча әдәбиятка күзәтү үткәрелде. Чара күтәренке рухта «Жить» видеоролигын карау белән тәмамланды.