Центральная библиотека

"Гүзәл җирем минем - Татарстан"

30 август - Татарстан Республикасы көне. Бу истәлекле вакыйга уңаеннан китапханәдә "Гүзәл җирем минем - Татарстан" дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителә. Мавыктыргыч китапларның һәр бите татар халкының бай тарихы, милли мәдәнияте, гореф-гадәтләре турында сөйли. Бүген китап күргәзмәсен тәкъдир итүгә без "Мәрхәмәтлелек үзәге"нең көндезге төркеменә йөрүче яшүсмерләрне чакырдык. Балалар китапханәчене йотлыгып тыңладылар һәм бик теләп Татарстан Республикасы көненә багышланган акциядә катнаштылар.