Центральная библиотека

"КИНО – заманыбызның бөек рәссамы"

Россиядә кино - сәнгатьнең иң популяр жанрларның берсе. Ел саен илебездә күп кенә фильмнар һәм сериаллар төшерелә. 27 августта кинематографка катнашы булган кешеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен - Россия киносы көнен билгеләп үтәләр. Бу көнне котлаулар режиссерлар һәм актерлар адресына гына түгел, операторлар, костюмерлар, каскадерлар, монтажерлар, сценаристлар адресына да яңгырый. Россиядә кино үз тамашачысын табып кына калмый, ә милли һәм халыкара бүләкләр дә яулый.

Әлеге бәйрәм уңаеннан өлкәннәргә хезмәт күрсәтү бүлегендә "КИНО – заманыбызның бөек рәссамы" һәм "Китап аша кино дөньясына" дигән китап күргәзмәләре урнаштырылды.

Камера, мотор, төшерәбез! 27 августта Россия киносы көнен билгеләп үтик!