"Изгелек кыл"
Өлкән яшьтәге кешеләргә китап уку - ул мавыктыргыч та һәм сәламәтлек өчен файдалы да. Уку баш мие өчен бертөрле күнегү булып тора.
Арча үзәк китапханәсе хезмәткәрләре өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүче даими китап укучыларына яңадан-яңа китаплар белән тәэмин итеп торалар. Менә бу юлы да өлкәннәрне китаплар һәм журналлар белән шатландырдылар.