Центральная библиотека

"Россия триколоры"

20 августта Арча шәһәренең үзәк стадионында Арча үзәк китапханәсе хезмәткәрләре "Форпост" яшьләр оешмасы әгъзалары белән берлектә "Россия триколоры" квест-уены үткәрделәр һәм "Илебезнең чәчәк атуы" акциясендә катнаштылар. Чара барышында балалар Россия картасын җыйдылар, флаг төсләрендәге тасмадан толым үрделәр һәм Россия Федерациясе гимны астында дәүләт флагын элделәр. Квест-уен күңелле һәм дәртле узды. Шулай ук балалар Арча шәһәре халкына, РФ флагы көне белән котлап, символик күкрәк тасмалары тараттылар. Бәйрәм белән, газиз халкым!