Центральная библиотека

"Вместе мы большая сила - вместе мы страна Россия"

11 июнь көнне Россия көне уңаеннан Арча үзәк китапханәсе «ФОРПОСТ» белән берлектә Арчаның 6 нчы урта мәктәбенең мәктәп каршындагы лагерь балалары өчен патриотик уен оештырды. Чарада катнашучылар безнең күп милләтле илебезнең тарихын кабатладылар, халыкларның гореф-гадәтләренең күптөрлелеге турында белделәр, илебез буенча кызыклы онлайн сәяхәт ясадылар. Йомгаклау өлешендә барлык катнашучылар да "Россия триколоры" акциясендә катнаштылар һәм бәйрәм флешмобын башкардылар.