Центральная библиотека

«Пушкин в зеркале двух столетий»

Бөек рус шагыйре А. С. Пушкинның тууына 222 ел тулу уңаеннан Арча агросәнәгать көллияте студентлары өчен Үзәк китапханәнең виртуаль концерт залында «Пушкин в зеркале двух столетий» исемле викторина элементлары белән әдәби сәгать узды. Чарада алып баручы балаларга шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштырды, әдәби викторина үткәрде. Студентлар башкаруында А. С. Пушкинның танылган шигырьләре яңгырады.