Центральная библиотека

“Бәхетле үтә көнем”

Бүген үзәк китапханәдә “Көзге ташу”, “Без Тукайлы халык” исемле шигырь китаплары авторы, самбо, ирекле көрәш буенча спорт мастеры, күптән түгел үзенең 80 яшен тутырган якташыбыз Минһаҗ Хәмәт улы Кашаповның “Бәхетле үтә көнем” дип аталган юбилей кичәсе узды. Кичәдә китапханә, музей хезмәткәрләре, бергә эшләгән хезмәттәшләре, укучылары, иҗатташ дуслары, туганнары катнашты. Чара истәлекле хатирәләр, матур теләкләр, җыр-биюләр белән үрелеп барды, Минһаҗ аганың шигырьләре укылды.

 Киләчәктә дә иҗат уңышлары, сәламәтлек, Мәрьям ханым белән тигезлектә озын-озак яшәвегезне теләп калабыз.