Центральная библиотека

"Якташыбыз, прозаик Радик Фәизовка 90 ел"

Арча үзәк китапханәсе хезмәткәрләре "Казан арты" тарих-этнография музеенда якташыбыз, прозаик, Татарстан Республикасының Язучылар берлеге әгъзасы, Ф. Әмирхан исемендәге премия лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Радик ага Фәизовка 90 ел тулу уңаеннан оештырылган чарада катнашты.