Центральная библиотека

«Простая наука услышать друг друга»

19 май көнне Үзәк китапханәнең виртуаль концерт залында Г. Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең 1 курс студентлары Насыровлар һәм Гаптелбәровларның үрнәк гаиләләре белән очрашты.

Кунаклар үз гаиләләре турында сөйләделәр, ничек таныштылар, бергәләп тормыш авырлыкларын җиңеп чыктылар, балаларны тәрбияләү алымнары белән уртаклаштылар. Чара ахырында алар тамашачылар сорауларына җавап бирделәр. Китапханә исеменнән директор Вафина Эльвира Шамил кызы хөрмәтле кунакларга истәлекле бүләкләр тапшырды.