Центральная библиотека

"Илһам күктән - фәлсәфә тормыштан"

Р. Фәизов — нигездә хикәяче. Аның эшчеләр, тимер юлчылар тормышыннан алып язылган беренче хикәяләре алтмышынчы еллар башында көндәлек матбугат битләрендә, аннан «Беренче адымнар» исемле күмәк җыентыкта басыла. Хәзерге көндә ул — «Яшьлек юллары» (1967) повесте, «Тимер чәчәк», «Бәхет», «Дусларым», «Юлда» исемле хикәя җыентыклары авторы. Аларның барысы да заман кешесенә, аның хезмәт процессындагы бай эчке дөньясын ачуга багышланган. Р. Фәизов балалар өчен маҗаралы һәм фантастик әсәрләр дә яза. 1983 елда әдипнең фантастик хикәяләре тупланган «Галәм кызы» исемле китабы басылып чыкты. Укучылар шулай ук аның «Чаян» журналында, көндәлек матбугатта әледән-әле басылып торган юмористик һәм сатирик хикәяләре белән дә танышлар.