Центральная библиотека

“Китап бәйрәме”

Бәйрәмдә Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре, “Каурый каләм” иҗат берләшмәсе үзешчәннәре, район мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. Бәйрәмне китапханәбезнең актив укучысы Эльза Минашаева Г.Тукайның “Китап” шигыре белән ачып җибәрде. “Мәдәният” идарәсе җитәкчесе Мөхетдинов Р.Р. районыбызда әдәбият елында узган чаралар белән таныштырды һәм сүзне кунакларга бирде.

Нәшриятның матур әдәбият бүлеген җитәкләүче шагыйрә, прозаик Ф.Җамалетдинова арчалыларны бүлекнең эшчәнлеге, киләчәккә планнары белән таныштырды, үзенең туган йортка багышланган бер-ничә шигырен укыды. Залдан китап укучылар язучыга сораулар бирделәр, хикәяләренең көчле булуына басым ясадылар.

Дәреслек авторлары исә үзләренең китап бастыру өлкәсендәге яңалыклары, дәреслекләрне федераль стандартларга туры китерү проблемалары турында сөйләделәр. Ветеран укытучы Ф.Зыятов, үзешчән язучы З.Тимергалиев галимәләргә үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр.

“Сөембикә” журналының бүлек мөхәррире Э.Закирова Татарстан китап нәшрияты белән берлектә үзара ярдәмләшеп эшләүләре турында сөйләде. Журналның яңа рубрикалары белән таныштырды.

“Китап бәйрәме”нә килгән һәркем файдалы мәгълүмәт туплап, Татарстан китап нәшрияты бастырып чыгарган китаплар сатып алып өйләренә таралышты.