Центральная библиотека

"Иҗатым - гомер юлдашым"

30 апрель көнне Арча үзәк китапханәсенең Виртуаль концерт залында язучы, журналист, тәрҗемәче, “Авырмас өчен 101 киңәш” газетасы мөхәррир урынбасары, якташыбыз Симетбаш авылы кызы Мөнирә Габдрахман кызы Сафина белән очрашу узды.

Мөнирә ханым китап укучыларга “Яратам дип әйтә алмадым”, “Ай сылуы” китаплары аша таныш. Гыйбрәтле һәм аянычлы вакыйгалар, хатын-кыз язмышы һәм мәхәббәт, иманлы булу, әхлак һәм тәрбия турында язылган тормышчан хикәяләре “Адашкан ат”, “Әнигә юл” повесте, “Сөрмәле күз, “Җаннар яратканда”, “Ташлама мине” “Әйтер сүзем калган” “Бер дога” һ.б. исемле хикәяләре дә социаль челтәрләрдә, газета-журналларда бик яратып укыла.

Очрашу Яңа Кишет, Кышкар авылы китапханәчеләренең театраль чыгышы белән башланып китте. Алар үзләренең чыгышында Мөнирә ханымның иҗатын, тормыш юлын ачып бирде. Мингазова Гөлназ башкаруында “Яратам дип әйтә алмадым” хикәясеннән өзек укылды. Симетбаш авылыннан Гүзәл Гарипова сөйләгән “Җәннәт аналарның аяк астында” монологы үзәкләргә үтеп, тамашачыны елатты.  “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзасы Халидә Вафина, күп еллар мәдәният өлкәсендә сәнгать җитәкчесе булып эшләгән Габдрахманов Равил абый үзләренең изге теләкләрен юллады.

Очрашу барышында тамашачы үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар. Киләчәктә тагын бер китап чыгару теләге барлыгын белдерде. Кичә бик җанлы һәм күңелләргә үтеп керерлек, истәлекле, онытылмас булды.