Центральная библиотека

"Не смолкнет слава тех великих лет"

29 апрель көнне Үзәк китапханәдә Арча районы МБУ «Центр» М(С) "ФОРПОСТ" белән берлектә Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган "Не смолкнет слава тех великих лет" исемле хәрби-патриотик җырлар һәм шигырьләр бәйгесе узды.

Катнашучылар дүрт яшь категориясе буенча чыгыш ясадылар: 1нче төркем – 10-13 яшь; ике номинациядә "Вокал-соло", "Нәфис сүз". 2нче төркем – 14-17 яшь; 3нче төркем – 18-25 яшь; 4нче төркем – 28-35 яшь. Конкурсантлар сугыш чорындагы барлык хисләрне җиткерергә тырыштылар, яхшы чыгыш ясадылар, үз осталыкларын һәм башкаруның оригинальлеген күрсәттеләр.

Фикер алышудан соң жюри нәтиҗәләрне игълан итте, җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.