Центральная библиотека

"Ятимлеге аның язмыштандыр, Бөеклеге ләкин - халыктан"

28 апрель көнне Арча үзәк китапханәсе район Мәдәният йорты белән берлектә татар халкының бөек шагыйре Г. Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан “Ятимлеге аның язмыштандыр, исемле районкүләм онлайн бәйгенең йомгаклау тантанасы узды. Әлеге бәйге үз эченә өч төрле номинацияне берләштерде: “Г. Тукайның тормыш мизгелләре” иң яхшы видео төшерүче авыл клуб учреждениеләре, “Җанлы картина” фотобәйгесе, “Без Тукайны укыйбыз” онлайн әдәби марафоны.

“Мәдәният идарәсе” җитәкчесе Илфар Илдар улы Әюпов һәр номинация җиңүчеләренә истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырды. Бәйге татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел” җыры белән тәмамланды.