Центральная библиотека

"Согреем теплом сердца"

27 апрель көнне "Старость в радость" проекты кысаларында Үзәк китапханәдә йомгаклау чарасы узды. Концерт программасын ачу өчен сүз китапханәче, проект эшчәнлеге буенча җаваплы А.и. Аскаровага бирелде.

Бәйрәмнең төп геройлары, әлбәттә, пенсионерлар иде, алар концерт программасында бик теләп катнаштылар. «Яшь йөрәкләр», «Арча таңнары», «Русская песня» халык вокаль ансамбльләренең җырлары һәм ветераннарның соло номерлары бәйрәмгә үзенчәлекле төсмер бирде. Шулай ук рус, татар һәм үзешчән шагыйрьләрнең шигырьләре яңгырады. Китапханә хезмәткәрләре адресына ветераннардан җылы теләкләр һәм шундый матур чаралар оештырган өчен рәхмәт сүзләре яңгырады.

Бәйрәм концертының йомгаклау өлешендә, һәр пенсионер проект кысаларында тегелгән милли киемнәрдәге кызлардан чәчәк бәйләме алды.