Центральная библиотека

"Нәрсә? Кайда? Кайчан?"

Бүген Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган брейн-ринг узды. 1 нче турда Тукай иҗатына багышланган сорауларга җавап бирелде, икенче турда - видеосораулар тыңланды. Видесорауларны үзебезнең якташларыбыз: “Тәртип радиосы” Айваз Садыров, Төркиянең Анталия шәһәрендә яшәүче адвокат, хокук фәннәре кандидаты, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе - Фәнис Зыялы юллады. 3 нче турда “Кара ящик” та ниләр бар шулар ачыкланды. Мәртәбәле жюри нәтиҗә ясаган вакытта, килгән катнашучылар үзләренең иҗади номерлары белән чыгыш ясады. Йомаклау өлешендә командаларга дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Чара Габдулла Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамланды.