Центральная библиотека

“Әбием сандыгы”

15 апрель көнне Арча үзәк китапханәсендә Арча педагогика көллияте студентлары өчен “Әбием сандыгы” исемле чара узды.

Чараның максаты: яшьләрдә әхлак сыйфатлары тәрбияләү, мәдәнияткә, гореф-гадәтләргә кызыксыну уяту.

Очрашуда Арча филиалының  мөслимәләр берлеге һәм мөхтәсибәт каршында укыту эшләре җитәкчесе Фәтхуллина Рая Ахун кызы, мәдәният өлкәсендә күп еллар эшләп, хәзерге вакытта лаеклы ялда Гөберчәк авылында гомер итүче  Әхмәдиева Халидә катнашты.

Чара театраль күренеш белән башланып китте. Сандыкның эчендә ниләр бар? Алар ни дәрәҗәдә бүгенге көнгә кадәр кадерле ядкәр булып буыннан-буынга сакланып килгән? Боларның барысы турында Халидә ханым бик җентекләп сөйләде, үзенең кадерле ядкәрләре белән уртаклашты.

Рая ханым  студентларга туган телне белүнең әһәмияте, гаиләдә әхлакый тәрбиянең мөһим роле турында бәян итте. Әлеге тәрбияви чара файдалы һәм мавыктыргыч  булды.