Центральная библиотека

"Галактика мечты"

13 апрельдә Фән һәм технологияләр елы һәм Ю. А. Гагаринның космоска очуына 60 ел тулу уңаеннан Үзәк китапханәдә Космонавтика көненә багышланган «Галактика мечты» исемле интеллектуаль уен узды.

Арча агросәнәгать һөнәри көллиятенең 1 нче филиалы студентлары өчен викторина оештырылды, космонавтикага багышланган видеоязмалар күрсәтелде. Егетләр файдалы һәм кызыклы мәгълүмат алдылар.

Әлеге чара “До 16-ти и старше” клубы кысаларында оештырылды.