Центральная библиотека

"СЕЗНЕҢ ӨЧЕН МӘГЪЛҮМАТ!

8 апрельдә Үзәк китапханәдә "Старость в радость" проектын тормышка ашыру кысаларында белгечләр белән чираттагы очрашу узды. Очрашуга Мәрхәмәтлек үзәгеннән юрист-консультант Билалов Динар Данис улы, өлкәннәр һәм инвалидлар өчен көндезге тору төркеменең социаль эш буенча белгече Шаесламова Миләүшә Фирдинант кызы, Арча үзәк район хастаханәсе гериатры Хәйруллина Рәмзия Равил кызы чакырылды.

Алып баручы өлкән яшьтәге кешеләр үзләренең ялларын оештыру өчен фикерләр тәкъдим итте. Белгечләр чыгышларыннан тыңлаучылар үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга җаваплар алдылар.