Центральная библиотека

"Бергә булганда без көчле”

2021 ел – Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Арча Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы китапханәчеләре өчен “Мы сильны тем, что мы вместе” (“Бергә булганда без көчле”) дип аталган семинар-киңәшмә уздырылды. Киңәшмәдә китапханәләрдә төбәкне өйрәнү, милли гореф-гадәтләрне саклау, аны яшь буынга җиткерү буенча максатлар куелды. Шурабаш, Ашытбаш , Иске Чүриле авыл, 1 номерлы шәһәр китапханәләренең эш тәҗрибәсе яктыртылды.