Центральная библиотека

"Сегодня быть здоровым модно и престижно!"

7 апрельдә Үзәк китапханәдә Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган В. Ф. Ежков исемендәге Арчаның 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 сыйныф укучылары өчен квест-уен оештырылды.

Алып баручы балаларны сәламәтлек бәйрәме белән котлады, командаларны уен кагыйдәләре белән таныштырды, капитаннарга маршрут карталары тапшырды. Квест-уен китапханә территориясендә урнашкан дүрт станциядән торды: «Пословицы и поговорки», «Эрудиты», «Спокойствие, только спокойствие!», «Спорт – это жизнь!»

Уен барышы билгеләнгән маршрут буенча узды һәм һәр станциядә катнашучылар тематик, практик һәм интеллектуаль биремнәр үтәделәр.

Чара ахырында командаларга рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Квест-уен күңелле бию батлы белән тәмамланды.