Центральная библиотека

"Нам этот мир завещано беречь!"

31 марта Үзәк китапханәдә «ИНЭЦ» клубы кысаларында Халыкара Җирне яклау көненә багышланган викторина элементлары белән дәрес үтте. Чарада Арча агросәнәгать һөнәри көллиятенең 1нче филиалының 2нче курс студентлары катнашты.

Чараның максаты: экология проблемалары белән танышу, әйләнә-тирәлеккә сак караш тәрбияләү.

Чара барышында балалар экологик бәйрәмнәр турында белделәр, табигать турында кызыклы фактлар белән таныштылар, әйләнә-тирә мохит проблемалары турында видеоматериаллар карадылар. Ә йомгаклау өлешендә студентлар конкурс программасында актив катнаштылар.