Центральная библиотека

"Капелька веры и море сомнения..."

26 мартта Виртуаль концерт залында Татарстан Республикасы Язучылар Берлегенә кергән яшь шагыйрә Олеся Феоктистова белән очрашу узды. Очрашуга «Каурый каләм» әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары, "Казан арты" тарих-этнография музее директоры урынбасары Гарипов Ш.З., Арча гуманитар-техник техникумының 1 курс студентлары, Арчаның 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары чакырылган иде.

Чара Атказанган мәдәният эшлеклесе Расих Галимҗанов башкаруындагы җыр белән башланып китте. Очрашуда Олеся алып баручының һәм тамашачының барлык сорауларына зур кызыксыну белән җавап бирде, үзенең шигырьләрен укыды, аның шигырьләренә язылган җыр яңгырады. Кунаклар Олесяга күп җылы сүзләр һәм яңа иҗади уңышлар теләделәр.