Центральная библиотека

«Янсын йөрәк дөрләп...»

Бүген китапханәнең уку залында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы уңаеннан Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы Тимергалиев З.Ф., "Каурый каләм" әдәби-иҗат берләшмәсе вәкилләре һәм Арча Укучылар сарае каршында эшләп килүче "Нур" балалар телестудиясе җитәкчесе Зарипова З. М. катнашында пресс-конференция узды. Конференциядә катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар, шулай ук остазлардан киңәшләр тыңлап уздылар. Балалар үзләре иҗат иткән шигырьләрен укыдылар. Йомгаклау өлешендә яшь шагыйрьләрнең укылган шигырьләренә анализ ясалды. Йомгаклау өлешендә киләчәккә максатлар һәм бурычлар билгеләнде.