Центральная библиотека

"Крымская весна"

17 март көнне Үзәк китапханәдә «До 16 и старше» клубы кысаларында В. Ф. Ежков исемендәге Арчаның 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары өчен "Крымская весна" исемле интеллектуаль уен элементлары белән мәгълүмат көне үзды. 

Әлеге чара Ватаныбызның үткәнен онытмау, Россия тарихына хөрмәт һәм үз илеңнең халкы өчен горурлык хисләре уяту максатыннан оештырылды. Балалар Кырым Республикасының һәм Севастополь шәһәренең Россия Федерациясе белән тарихи һәм мәдәни бердәмлеге үзенчәлекләре белән таныштылар.

 Чараның төп темасыннан тыш, «Что это за профессия Родину защищать?» дигән темага да тукталып үттеләр. Алып баручы балалар белән берлектә Бөек Ватан сугышы тарихы битләрен ачтылар һәм дошманнар тарафыннан басым ясалып та сакланып калган герой-шәһәрләрне искә төшерделәр. Бу исемлектә Севастополь шәһәре дә бар, ул да, башка шәһәрләр кебек үк, Россия Федерациясе картасына кертелгән.

 Балаларда патриотик рух тәрбияләү максатыннан чарада чираттагы ”Служба в армии РФ” темасы балаларга тәкъдим ителде. Алар РФ гаскәрләренең төп төрләрен ачыкладылар, бурыч, намус, вакытлы һәм контракт хезмәте турында үз фикерләрен әйттеләр. Үз Ватаныңны яклау өчен үзеңдә нинди сыйфатлар булдырырга һәм әлбәттә әлеге җаваплы хезмәткә барырга әзерме икән кебек сорауларга җавап  та бирделәр.

 Алып баручы балалар белән "Ватан нәрсәдән башлана?" уенын үткәрде, бер-берсенә РФ әләмен тапшырып, алар әлеге сорауга җавап бирделәр һәм алар өчен бу бик катлаулы һәм җаваплы булып чыкты. Ә менә “Ватан сагында” викторинасын балалар бик җиңел һәм төгәл үтәп чыктылар.

 Чараның йомгаклау өлешендә балалар сугыш кырларында һәлак булган батырларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Ватаныбызның тынычлыгын саклаган һәм бүгенге көндә сакта торучы солдатларга багышлап Мәдинә белән Камилла җыр башкардылар.

 Гомумән чарада, балалар Россия тарихын искә төшерделәр, армия хезмәте мәсьәләләре турында фикер алыштылар, шулай ук Кырым Республикасы турында кызыклы мәгълүматлар белделәр. Кырым һәм Севастополь шәһәрләренең - традицияләргә, мәдәнияткә, табигатькә, кешеләргә бай төбәкләр икәнлеге кабат инандылар.