Центральная библиотека

«Знать, чтобы не оступиться»

12 март көнне Үзәк китапханәдә «До 16 и старше» клубы кысаларында Арча гуманитар-техник техникумы студентлары өчен Халыкара наркомания һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышланган «Знать, чтобы не оступиться» дигән түгәрәк өстәл узды.

Чарада наркотик матдәләр куллануның сәбәпләре, медицина, социаль һәм хокукый нәтиҗәләре, наркоман булмас өчен кеше нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге кебек сораулар күтәрелде. Студентлар «Счастливая жизнь – это..." исемле дискуссиядә катнаштылар.

Чара ахырында алып баручы тормыштан алынган гыйбрәтле вакыйганы сөйләде. Һәркем үз тормышының һәм сәламәтлегенең хуҗасы, авыр тормыш юлында һәркем дөрес юл сайлап, тормышның сикәлтәле юлларыннан узып, кеше булып калуларын теләде. Наркотиклар кешелек тормышыннан өметне, шатлыкны, ирекне, иң мөһиме – кешене гомереннән мәхрүм итә.