Центральная библиотека

“Гүзәлләрдән гүзәл сез!”

"Старость в радость" проекты кысаларында Арча Үзәк китапханәсендә китапханәчеләр һәм Арча районы ветераннар советы рәисе Хәмидуллина Рәмзия Шәриповна җитәкчелегендә халыкара хатын – кызлар көне уңаеннан “Гүзәлләрдән гүзәл сез!” дип исемләнгән музыкаль бәйге уздырылды. Әлеге чарага районыбызның иң мөхтәрәм өлкән буын вәкилләре чакырылган иде. Бәйгедә Шәрәфетдинова Факия, Гаязова Сәгыйдә, Вафина Халидә апалар  узара көч сынаштылар. Килгән тамашачыларыбыз, безнең хөрмәтле ветераннарыбыз чараны матур җырлары, дәрле биюләре белән ямьләндерде. Ә бәйгедә катнашучылар төрле сынаулар үтәделәр. Чарага килгән барлык ветераннарыбыз да уеннар да актив катнаштылар. Әлеге бәйгедә дуслык җиңде. Чөнки гүзәл затларыбыз барысы да уңган, булган җитезләр. Үзләренең чыгышлары белән матур җырлары белән күңелләрне яуладылар.

Чара ахырында ветераннар советы рәисе Хәмидуллина Рәмзия Шәриповна һәм Үзәк китапханә директоры Вафина Эльвира Шамилевна барлык катнашучыларга, җырчыларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Хөрмәтле ветераннарыбыз әлеге чарада рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты.