Центральная библиотека

"Матурлык серләре"

Бүген Арча үзәк китапханәсенең уку залында Арчаның 2нче номерлы урта гомуми белем мәктәбенең 9, 10, 11 нче сыйныф укучылары өчен “Ак калфак” татар-хатын кызлары иҗтимагый оешмасы һәм Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, халыкара хатын-кызлар көне алдыннан  “Матурлык серләре” дип аталган осталык дәресләре узды. Әлеге осталык дәресләрендә китапханәнең балаларга хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе- Абдуллина Рәзинә Рәис кызы  яулыклар, шәлләр, косынкалар, шарфлардан төрле образлар тудырып, аларны ничек итеп кияргә, ничек итеп төрле аксесуарлар белән кулланырга икәнлеген күрсәтте,  өлкәннәргә хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе-Абдрахманова Рилә Риф кызы кызларга яулык бәйләү төрләре белән таныштырды, китапны туплау һәм эшкәртү бүлеге мөдире-  Хасанова Гөлгенә Гарифулла кызы үзенең яраткан шөгеле турында сөйләп узды, кызларга күкрәчә ясау серләренә төшендерде, бергәләп  осталык дәресләрендә үзләренең күңелләренә хуш килгән бизәкләр белән  күкрәкчәләр ясадылар. Әлеге очрашу һәркемгә файдалы, кызыклы һәм мавыктыргыч булды.