Центральная библиотека

"2021 елга эш планы"

Татарстан Республикасында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Үзәк китапханәдә “Каурый каләм» әдәби-иҗат берләшмәсенең чираттагы утырышы узды.

Очрашуда күптән түгел генә Татарстан Язучылар берлегенә кергән Гөлчирә Нәҗметдинованы котладылар. Бәрләшмә җитәкчесе Халидә Фәйзрахманова 2020 елда башкарган эшләргә нәтиҗә ясады һәм 2021 елга якынча эш планы белән таныштырды. “Каурый каләм” әгъзалары тарафыннан остаханә утырышларын ешрак үткәрергә дигән тәкъдим булды.

Соңыннан Г. Нәҗметдинова үзенең китапларын бүләк итте.