Центральная библиотека

“Батырлыгы кайтты җыр булып”

17 февраль көнне Үзәк китапханәнең Виртуаль концерт залында герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан батырлык сәгате узды. Кичәдә Г. Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең 4 нче курс студентлары катнашты. Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты турында видеоматериаллар күрсәтелде. Чарада шагыйрьнең "Моабит дәфтәрләре" җыентыгына кергән шигырьләре укылды һәм очрашуның икенче өлешендә алып баручы викторина уздырды.