Центральная библиотека

“Җырларымда күңел җылысы”

Бүген Арча үзәк китапханәсенең виртуаль концерт залында - Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы иясе, 36 ел стажы булган, хөрмәткә лаек югары категорияле укытучы, “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзасы – Халидә Фоат кызы Вафинаның иҗат кичәсе узды. Әлеге кичәгә “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары, ветеран укытучылар, шигърият, сәнгать сөючеләр җыелды. Чараны мәдәният идарәсе җитәкчесе Әюпов Илфар Илдар улы ачып җибәрде. Иҗат кичәсендә Халидә Фоатовнаның үзе иҗат иткән шигырьләре сөйләнде, үзе яратып башкара торган җырларын җырланды. Халидә апаны хөрмәт итеп туганнары, бергә эшләгән хезмәттәшләре, иҗатын яратучылар, ветераннар советы рәисе, “Каурый каләм” әдәби –иҗат берләшмәсе әгъзалары котлады. Китапханә директоры Вафина Элвира Халидә апага иҗади уңышлар теләп, кичәгә килгән тамашачыларга зур рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Иҗат кичәсе "Старость в радость" проекты кысаларында узды.