Центральная библиотека

«Көчле рух, сүнмәс яшәү дәрте бирелгәндер Сезгә тумыштан...»

25 гыйнвар көнне “Казан арты” тарих-этнография музеенда районыбызның хөрмәткә лаек кешесе, әдәбиятка һәм сәнгатькә чын күңеленнән гашыйк якташыбыз, ветеран-педагог Зыятов Фәрхат Гани улының «Көчле рух, сүнмәс яшәү дәрте бирелгәндер Сезгә тумыштан...» исемле юбилей кичәсе узды. “РСФСРның Халык мәгарифе отличнигы”, “Татарстанның атказанган мәктәп укытучысы”н олуг юбилее белән котлап хезмәттәшләре, якташлары, дуслары, тормыш иптәше Мәрьям ханым, балалары, оныклары, Арча районы халкы җыелды. Иң сөенечлесе – Төркиянең Анталия шәһәрендә яшәүче кече улы Фәниснең, әти-әниләренә сюрприз ясап, беркемгә дә әйтмичә, кайтып төшүе булды.

Барысы да үзләренең күңел түреннән чыккан матур теләкләрен, фикерләрен Фәрхат агага җиткерделәр, хисләрен матур җырлар аша ирештерделәр. Юбиляр алып баручының сорауларына җавап биреп кенә калмады, үзен сәхнәдә нәкъ артистларча тотты, җырлады, шигырьләр сөйләде, шаярып та алды. Үзәк китапханә музей хезмәткәрләре белән берлектә уздырган кичә һәркемнең күңелендә җылы хисләр уятты, матур тәэсир калдырды.