Центральная библиотека

“Позитив и здоровье – ориентир на будущее”

12 нче февраль көнне Арча үзәк китапханәсендә “Старость в радость” проекты кысаларында социаль хезмәт күрсәтү, юрист-консульт белгечләре белән “Позитив и здоровье – ориентир на будущее” исемле очрашу узды. Үзләрен кызынсындырган сорауларга җавап алдылар, файдалы киңәшләр бирелде. Очрашуның икенче өлешендә китапханә хезмәткәре Калимуллина М.А. дөрес сулыш алу күнекмәләреннән торган мастер-класс уздырды. Китапханәче өлкәннәрнең сәламәтлеге турында “Здоровье пенсионера” исемле журнал белән андагы кызыклы фактлар, киңәшләр белән таныштырды. Чараның ахырында Туган тел һәм Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан концерт номерлары һәм шигырьләр яңгырады.