Центральная библиотека

"Язык моих предков угаснуть не должен"

Бүген "Старость в радость" проекты кысаларында Арча картлар һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр өчен Туган тел һәм Халыклар бердәмлеге улы уңаеннан "Язык моих предков угаснуть не должен" исемле әдәби-музыкаль кичә узды. Китапханә хезмәткәрләре рус һәм татар халык җырлары, биюләрен башкарды, шулай ук Г. Галимуллинаның "Җиләкле тау сере" әсәреннән өзек күрсәтелде, якташ шагыйрьләрнең шигырьләре укылды. Шушы интернат-йортта тәрбияләнүче Мәүлид абый үзе иҗат иткән шигырьләрен укыды һәм флотта хезмәт иткән хатирәләр белән уртаклашты, хезмәткәрләргә рәхмәт сүзләрен ирештерде.

Чараның йомгаклау өлешендә бергәләп бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның "И туган тел" җыры башкарылды.